Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер сүзең җитәр иде, әнием (Дәвамы)

Балалар әтиләрен ялгыз калдырмаска тырыштылар. Аның алдында кабат мал бүлешмәделәр, бу хакта сүз кузгатмадылар. Бер-бер артлы кайтып булыштылар, үзләре кайта алмаганда оныкларын калдырып тордылар.

Эш мәшәкатьләре, җәйге яллар белән бер ара онытылып тордылар. Бакча эшләре, печән әзерләү мәшәкатьләре белән өйдәге әйберләр арткы планга күчте. Әтиләренең ялгызы торасы килмәве, ышанычлырак кеше табарга теләве турында сүз чыккач, дөнья тагын буталды.
-Сез генә саклап бетерә алмассыз. Озын ике кышны чыктым. Тагын караңгы көзләргә керергә, кышларның салкынлыгын тоярга куркам. Әниең өйләнмә дигән амәнәтләр әйтмәде. Риза булып ятадыр. Берәр хатын минем белән килешсә, яныма күчәргә каршы килмәсә, тормышымны җайлап карар идем, - диде ул.
Балалар аңларга теләмәде. Аларга шул җитә калды. Әниләре урынын кемдер алмаштыру белән килешеп була диме? Әнисе ярытып кигән башмакны гына да чит хатын аягында күрәсе килми. Соңрак йорт мәсьәләсе килеп чыкты. Балалар тынычлап үз өйләренә кайта алырлармы соң? Әтиләре үлеп китсә, йортта чит кеше калачак түгелме?
Балалар хәйләгә кереште. Шул вакытта үзара да талашып беттеләр. Һәрберсенең гаиләсе белән әтиләре янына күчәсе килде. Ләкин бер-берсенә юл бирүче булмады. Җитеш тормышка барысы да кул сузарга теләде. Монысы инде бертуганнарны бөтенләй дошманга әверелдерде. Алар бер-берсе белән сөйләшмәскә әйләнделәр. Бу ызгыш-талашлар, әни киңәше, үгет-нәсихәт җитмәү, әлбәттә, гаиләләрендә дә чагылыш тапмый калмады.
Нәтиҗәдә, уллары Салих туганнарына үч итеп, әтисенең үзен якламавына, кыз туганнардан өстен куймавына үпкәләп, гаиләсе белән Себергә үк китеп барды. Җәйләрен ялга да, хатын ягына кайтырга ияләште. Әтисе белән телефоннан да бик сирәк сөйләшә. Ул хәзер туган нигезгә күченеп кайтмавын аңлады инде. Үз бәхетен читтә тапты. Әтисенең чит хатын белән янәшә йөрүен үз күзе белән бер тапкыр да күрмәде. Дөресрәге, күрмәскә тырышты. Юкса, кичерә дә, кабат әти дия дә алмас иде.
Әтиләре күрше авылдан Мөнирәне алып кайтты. Хатын ялгыз. Ире моннан 15 еллар элек вафат булган. Бер кызлары бар. Ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Елга бер дә кайта алмый диярлек. Шуңа да, әнисенә иптәш булуга шатланып риза булды. Чөнки, үзе кайта алмый, әнисе ерак шәһәргә күченеп килми. Мөнирә дә ялгызлыктан туйган иде бугай. Йорты да бик яңа түгел. Бик тиз риза булды. Авылда “алдан да йөргәннәр“ дигән хәбәрләр таралды. “Зәйнәп шул гарьлектән чиргә сабышкан“ дигән сүзләр дә куерды. Алар балаларга да барып ишетелде. Алар әниләренең бер дә зарланганын ишеткәннәре юк иде. Кешегә ышанырга да, әтиләрен якларга да белмәделәр. Ә өйләнүе белән килешү, чыннан да, бик авыр булды.
Дәвамы бар.
Сәйлән Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев