Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче миллион тонна иген келәттә

Республикада бүгенгә 1 миллион 28 мең тонна иген суктырып, гектардан 40,6 центнер уңыш алалар.

(4 август, “Апастово-информ”).


4нче августка республикада 253 мең гектаран иген җыеп алынды. Бу бөртеклеләрнең 16,8 процентын тәшкил итә.
Иң күп игенне Зәй районында 62,8 мең тонна центнер суктырдылар. Икенче урында - 59,5 мең тонна иген суктырган Буа районы, 3нче урында - 51,4 мең тонна суктырган Тәтеш районы.

Республикада иң зур уңыш Зәй районында. Бер гектардан 62 центнер иген чыга. Тәтеш, Сарман, Минзәлә районнары лидерлар сафында.
Яшел Үзән районында иген кырының 33 процентында, Әлки районында 29 процентында, Норлат районының 28,6 процентында, Зәй районының 27,2 процентында бөртеклеләр җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев