Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә вирус киртә түгел

“Татмедиа”ның сату әйләнеше январь-апрель айларында 46 процентка артты. Барлыгы 16,7 мең газета һәм журнал реализацияләнде.

(9 июль, “Апастово-информ”).


Быелның 4 ай эчендә розницага сатылган газета һәм журналлар 46 процентка артты. Бу хакта “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

“Безнең подписка институты зур. Ләкин, без розницага да игътибар иттек. Яшь кешеләр бик мобиль, хәрәкәтчән. Алар барлык яңалыкларны белеп торырга тели. Бүген безнең газета һәм журналлар Казандагы киоскларның 90 процентында сатыла”, - диде ул.

Киоскларда газета-журналлар сатуны сәүдә ноктларын арттырып, сатып алучыга уңайлылык тудырып, күбәйтергә мөмкин булды.

Бүген “Татмедиа”га 98 район, шәһәр һәм республика газетасы керә. 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, интернетта 80 сайт һәм “Татар-информ” информацион агентлыгы бар. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә чыга. 2020нче елның икенче яртыеллыгына аларның гомуми тиражы 225 мең данә тәшкил итте.

Апас районында чыга торган “Йолдыз” газетасының 2020нче елның икенче яртыеллыгына тиражы 2000нән артты. Җиткерелгән план үтәлде. Димәк, районыбыз халкының газетабыз сүзенә ышанычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев