Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең ишегалды“ проекты кысаларында Апаста халык белән очрашулар уза

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия“ фракциясе әгъзалары ишегалды тирә-юнен яңартуга юнәлтелгән “Безнең ишегалды“ исемле яңа республика программасын эшләү тәкъдиме белән чыктылар.

  • Бу адымга республика халкының мөрәҗәгатьләре этәрде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлге идеяне хуплады һәм тирә-юньне яңарту, матурлау, күпфатирлы йортларны төзекләндерү буенча максатчан программа эшләргә боерык бирде. 
    Соңгы 5 елда (2020-2024 елларда) Татарстанда республиканың барлык шәһәрләрендә, район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү тәкъдим ителә. 2019 елда Партия программаның беренче этабын тормышка ашыру максатыннан ишегалларында очрашулар, фикер алышулар уздыра. Төзелеш, архитиктура һәм торак-коммуналь Министрлыгы боерыгы белән республика территориясендәге барлык ишегалларын паспортлаштыру эше башланды. Бу эш ишегалларын төзекләндерү буенча проект-смета документларын эшләү өчен мөһим. 
    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия“ фракциясе әгъзалары һәм “Бердәм Россия“ партиясеннән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар республика районнарында очрашуларны, тирә-юньне матурлау, яңарту буенча фикер алышуларны башлап та җибәрделәр. Тәкъдимнәр “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлегендә системага салыначак һәм ишегаллары тирә-юнен төзекләндерү проектын эшләү өчен Төзелеш, архитиктура һәм торак-коммуналь Министрлыгына тапшырылачак. 
    –Безнең районда да 5 августта Яшьләр урамындагы күпфатирлы йортлар урнашкан 5 ишегалдында шундый очрашулар көтелә. Халык белән сөйләшүләр, фикер алышулар узачак һәм тәкъдимнәр проектны гамләгә ашыруга ярдәм итәчәк, – диде районның җирле “Бердәм Россия“ фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев