Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнекеләр Россиядә таныла

Биеш урта мәктәбе укытучысы Гөлгенә Сөнгатуллина Грант отты.

(4 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).



Татарстан укытучылары арасында Россиянең милли проектлары кысаларында белем өлкәсендә Республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Федераль дәрәҗәдә җинүчеләргә 200шәр мең сум Грант каралган иде. 92 дәгъвачыдан төзелгән рейтинг исемлегендә Апас районы Биеш урта мәктәбенең, югары категорияле, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлгенә Сөнгатуллина икенче урынны яулады һәм Грантка ия булды.
- Җиңүчеләр укучылар ирешкән уңышлардан чыгып кына билгеләнмәгән, укытучыларның методик, тәрбияви хезмәтләре дә, ата-аналар белән тоткан элемтәләре дә исәпкә алынган, - дип белдерә мәгариф бүлеге методисты Гөлнур Фатыйхова.
Гөлгенә Сөнгатуллинаның хезмәт стажы 28 ел. Казан педагогиия училищесын тәмамлап, Болынбалыкчы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта башлый. Соңрак, читтән торып Татар гуманитар институтын тәмамлый. Бүгенге көндә Биеш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә.
- Җиңүчеләр сафына басу җиңел булмаса да, мин бүләк алачагыма нык ышандым. Нәтиҗә ясаганчы тырышырмын дип үз-үземә сүз биргән идем һәм сынатмадым. 2016нчы елда мондый бүләк откан идем инде. Тагын бер мәртәбә зур уңышка ирешүемә бик куандым”, - дип сөйләде тырыш укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев