Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Анда комиссиянең район буенча эшче төркемнәре вәкилләре катнашты.

(6 август, “Апастово-информ“).


Утырышны террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Булат Гатиятуллин алып барды.
Эшлекле утырышта өч мәсьәлә каралды.

Җыелышның беренче өлешендә - аеруча игътибарга алынырга тиешле категориягә кергән кешеләр белән эшләүче комиссия составында үзгәрешләр хакында сүз барды. Аннан 2019нчы елда террорга каршы көрәш комиссиясенең террорчылыкны һәм экстремизмны булдырмау буенча алып барылган профилактика чараларының кайбер нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Кимчелекле, җитешсез якларны төзәтүне бурыч итеп куйдылар. Утырышның соңгы мәсьәләсе итеп, халык күп җыела торган урыннарда, террорга каршы көрәш буенча куелган таләпләрне чагылдырган махсус паспортларның әзерлеге турында сөйләп үттеләр.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, районда белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният учакларында, ФАПларда, китапханәләрдә - барысында да шундый паспортлар булдырылган. Бүгенге көндә дини объектларда да террорга каршы көрәш буенча таләпләрне чагылдырган паспортлар әзерләү эше бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев