Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биеш мәктәбе укучылары “Күренеп тор” акциясенә кушылган

Профилактик акция балаларга, ата-аналарга юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәтү, кышкы чорның үзенчәлекләрен искәртеп, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны кулланырга тиешлеген аңлату, автомобильләрдә утырып йөргәндә куркынычсызлык каешын һәм балаларны тоткарлау җайланмаларын файдалану кирәклеген искәртү, юлларда һава шартларының үзгәрешләренә игътибар итеп саклыкка өндәү максатыннан узган.

(18 декабрь, “Апастово-информ”).

  “Күренеп тор” акциясенә Биеш мәктәбе укучылары да кушылган. Бу уңайдан мәктәптә мөһим чара үткән. Укучылар “Куркынычсыз юл” турында әкият күрсәткәннәр. Соңыннан балалар юлда йөргәндә яктылык кайтару жилетларының һәм билгеләренең кеше гомерен саклап калуда бик мөһим роль уйнаганлыгы хакында сөйләгәннәр, видеоролик тәкъдим иткәннәр. Чарада районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашкан. Алар да балаларга киңәшләрен җиткереп, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәрткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев