Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биеш мәктәбе укытучысы “Авыл укытучысы-2020” бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасова 1нче дәрәҗә Диплом һәм 50 мең сумлык сертификатка ия булды.

(30 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бүләкләү тантанасы Татар китап йортында үтте. Бәйгедә катнашып беренче урынны яулаган Биеш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасова 1нче дәрәҗә Диплом һәм 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу хакта район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева хәбәр итте.
“Авыл укытучысы-2020” бәйгесе «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев