Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биеш укучылары лагерьда Сабантуйда катнашкан

Биештә мәктәп яны "Пчелка" лагере эшли.

(25 июнь, "Апастово-информ").


Лагерьда 40 бала ял итә.
Быел лагерь сәяхәтләргә аеруча да бай булган. Укучылар район туган якны өйрәнү музеенда булганнар. Шулай ук Тутай авылына  Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыдагы Бану Вәлиева музеенда булып, данлы якташларыбызның тормышы һәм иҗаты белән танышканнар. Авыл клубында концерт куеп барысын да ял иттергәннәр.
Лагерьның Сабан туе да узган. Ә иң элек бар авылны шаулатып милли бәйрәмгә бүләк җыйганнар.
"Бер бала да бүләксез калмады. Лагерьның иң мавыктыргыч көне булды бу", - ди укытучы Фирая Хисамова.
Лагерь эшчәнлеге белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да танышты. Укучылар аның белән Сабан туеннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев