Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш ел эчендә янгын кисәтү приборлары ярдәмендә республикада 103 кеше янгыннан котылган

2016нчы елдан алып, республика буенча 49 янгын кисәтү приборлары янгын турында хәбәр биргән.

(25 ноябрь, “Апастово-информ“).


Биш ел эчендә әлеге приборлар ярдәмендә 103 татарстанлы янгыннан котылган. Бу хакта матбугат конференциясендә “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр иткән.
“Тулаем алганда, 2016нчы елдан алып, республика буенча бездә 49 янгын кисәтү приборы хәбәре белән 103 кеше янгыннан котылды. Шул исәптән 43 бала белән дә бәла булмый калды“, - дип сөйләгән агентлыкка Трущин.
Мондый приборлар ярдәмендә Алексеевск районында да һәлакәт булмый калды. Сигнализация тавышын ишетүгә, 14 яшьлек яшүсмер өч энекәшен уттан коткарып калды, дип тагын бер кат искәртте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев