Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов 100 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов 100 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Гасыр чиген узган, батырлык үрнәге булган райондашыбыз бик күп котлаулар кабул итте.

(15 июль, “Апастово-информ”).

Бу көнне Үтәмештә зур бәйрәм булды. Хәйретдин бабайның балалары, онык-оныкчыклары, якыннары, авылдашлары, гомумән, аны хөрмәт иткән һәркем клубка җыелды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары, кураторыбыз Илфан Гобәйдуллин, «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһиров Хәйретдин бабай Сәлаховга тәбрикләүләрен юллап, күчтәнәчләр тапшырды. Хөрмәтле аксакалга Ил башлыгы Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткалары тантаналы төстә бирелде. Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да Хәйретдин аганы котлап, ветеранның тормыш юлы хатирәләре яздырылган флешканы балаларына бүләк итте.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
1943нче елның 6 нчы гыйнварында ул беренче тапкыр яралана: баш сөягенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә һәм гомерлеккә шунда кысылып кала. Мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, -тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.

Бүгенге көндә Хәйретдин ага Сәлахов улы Фәрит һәм килене Елена тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Ут-сулар кичкән аксакал хөрмәтенә Үтәмеш авылы клубында матур кичә әзерләнгән иде. Котлаулар матур җырлар белән үрелеп барды. Хәйретдин ага барысын да күңеле аша уздырды, яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Бүгенге көненә шөкер итәргә дә онытмады. Үзен олылаган һәр кешегә аерым-аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев