Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: батырлык хәтердә сакланырга тиеш

Илебезнең төп законына тарихи дөреслек турында пункт кертеләчәк.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Арсений Каримов).


Россия халкының батырлыгы буыннан-буынга хәтердә калырга тиеш. Нәкъ менә шуның өчен тарихи дөреслек турында Конституциягә төзәтмәләр кертергә кирәк. Шундый фикерен белдерде КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, югары уку йорты каршында эшләп килүче иҗтимагый-политик һәм этноконфессиональ сораулары буенча Эксперт Советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков.
“Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая бара. Тиздән Җиңүнең 80 еллыгын, аннан 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Тик ул вакытта дәһшәтле сугыш елларының тере шаһитлары булган ветераннарыбыз калмаска мөмкин. Киләчәк буыннар тарихи дөреслекне буыннан-буынга күчерә барсыннар иде”, - дип сөйләде галим.
“Татар-информ” матбугат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, Татарстанның Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча законны хуплаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев