Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: Бу - сәясәтне бүгенге тормышка яраклаштыру

Россиянең Төп законына чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турында пункт өстәләчәк.

(Казан, 3 апрель , “Татар информ”, Арсений Каримов)


Чит илдәге ватандашларга ярдәм күрсәтү турында Конституциягә төзәтмә кертү - бу өлкәдә дәүләт сәясәтен үзгәртеп кору турында сөйли, дип саный КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый сәясәтче һәм этноконфессиональ Эксперт Советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков.
“Русс телле ватандашларның кодрәте бетүне без аңларга тиеш. Безнең территориягә күп кеше килер дип өметләнү урынсыз. Бүген без ватандашларыбыз белән алар яшәгән илләрдә хезмәттәшлек күрсәтергә тиешбез”, - диде галим “Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмәсендә.
Россия чит илдәге ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә һәм илебезнең икътисадына, мәдәниятенә һәм башка тармакларына аларның да өлеш кертүләренә өметләнергә кирәк дип өстәде ул.
Элегрәк “Татар-Информ” хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев