Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болынбалыкчы авылында гомер кичерүче Мөслимә әби Нәбиуллина дәһшәтле көннәрне күз яшьләре белән искә ала

90 яшен тутырган Мөслимә апа Нәбиуллина бала чагында күргән сугыш ачысын бүгенгедәй хәтерли.

(27 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бер яшьлек чагында әнисез калган кызчык үз гомерендә дүрт үги әни тәрбиясендә үсә. 2нче сыйныфта укыганда апасы аны Ленинград шәһәренә алып китә. Озак та үтми илдә сугыш башлана.
“Сугыш Ленинградка да якыная дигәч, безне вагоннарга төяп шәһәр янындагы авылга алып китеп яшерделәр. Ленинград ягыннан ату тавышлары ишетелгәндә, самолетлар очып үткәндә тәрәзәләр зыңгылдап куя, ә шәһәр өстендә зур ут шары күтәрелә иде”, - дип искә ала Мөслимә апа. Берникадәр вакыт яшәгәннән алар янәдән Болынбалыкчыга кайтырга карар кылалар. Бу хәлиткеч адым аларны Лениград блокадасы ачысыннан коткарып кала.
“Түбән Новгород шәһәренә кадәр бик озак вакыт вагонда кайттык. Аннан соң Идел елгасы аша теплоход белән үзебезнең якка чыктык. Авылга кайтып җиткәч, Ленинградны блокадага алганнары хакында ишеттек”, - ди ул.
Мөслимә апа тылда да зур хезмәт куя. Яшелчә үстерүдә, Биябашы, Молотов урманнарын кисү эшендә катнаша, үгезләр җигеп икмәк тә ташый, плугарь булып эшли. 17 яшендә үк сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә. Биш балага гомер бүләк итеп, бүген алар тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев