Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болынбалыкчы авылында урамдашлар бәйрәм итте

Бу көнне Мәгъсүмә Кәлимуллина урамында туып-үскән авылдашлар очрашты.

(22 июль, “Апастово-информ”).


“Шушы урамда туып-үскән, озак еллар бергә дус-тату яшәгән, бер-берсенә якын булып беткән авылдашларның очрашу кичәсе узды. Алар балачакларын, бергә үткән яшьлек елларын искә алып, моңлы җырлар көйләп, чәй табыны артында рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәмнең иң олы кунагы – 95 яшьлек Зөлфирә апа Камалиева иде. Ак әби бүгенге көндә кызы Гөлфия янәшәсендә Мәскәүдә яши. Шулай да туган авылын онытмый ул. Ел саен туган нигезенә сагынып кайта. Быел да Зөлфирә апа авылдашлары белән очрашуына бик сөенде”, - дип хәбәр итә район ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев