Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болынбалыкчыда өй туйлары да озакламас

Болынбалыкчы авылында кайсы гына йортка керсәң дә, “АгроАктив“ хуҗалыгының ярдәмен тоеп яшәүләре хакында сөйлиләр.

(25 январь, “Апастово-информ“).


–Бакчаларны сукалаталар, печәннәрне китереп бирәләр, юлларны ачалар“, – диләр.

Хуҗалык дәүләт программасы нигезендә, торакка мохтаҗларга йорт салу эшенә дә алынган.

Болынбалыкчы авылында яшәүче Гыймадиевлар гаиләсенә “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү“ программасы нигезендә, хуҗалык ярдәме белән яңа зур йорт төзелә.

Гаилә башлыгы Фәрит “АгроАктив“ хуҗалыгында механизатор булып эшли. Ул әлеге һөнәренә 28 елдан бирле тугрылыклы.

–Әлегә кадәр йортыбыз бик иске иде. Биредә 5 кеше яшәдек. Хәзер барлык уңайлыклары булган йорт төзелә. Инде диварлар өелгән, түбәсе ябылган, тәрәзәләр куелган. Хәзерге вакытта эчке эшләр башкарыла. Без бик шат. Җитәкчелеккә рәхмәт, – ди хуҗабикә Ольга Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X