Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болынбалыкчыда яшәүче Кәлимуллиннар гаиләсе шатлыклы мизгелләр кичерә

Моннан нәкъ 1 ел элек Болынбалыкчыда яшәүче Илсур һәм Фидания Кәлимуллиннар да уллары Илнурны армия сафларына озаткан иде.

(1 декабрь, “Апастово-информ“). 
 
Бүген аларның гаиләсендә шатлык һәм горурлык тантана итә. Илнур Ил каршындагы бурычын үтәп туган йортына кайтты. 
 
“Сагынмадым, җиңел узды дип әйтә алмыйм. Төрле вакыт булды. Ашарга пешерә башласаң да, иң элек улым нишли икән, тамагы тук микән дип искә ала идем. Күп вакыт эш белән үткәреп җибәрергә тырыштым. Бүген Аллага шөкер, дип әйтә алам“, – ди Ана. 
 
Илнур Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Якыннары белән элемтәсен өзми, солдат тормышыннан зарланмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев