Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борһанов дәресләрнең 6нчы апрельдән дистанцион формада башланачагын белдерде

Татарстанда балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләрен дәвам итәләр.

(Казан, 4 апрель, “ Татар-информ”, Надежда Гордеева.)



Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов укучыларның ата-аналарына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул укуның дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.
Фән һәм Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, 6нчы апрельдән югары уку йортларында, урта профессиональ белем бирү оешмаларында һәм Республиканың 1402 мәктәбендә укулар дистанцион режимда яңартылачак.
“1нчедән алып, 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар дистанцион режимда, расланган расписание нигезендә һәм уку планнары буенча программа үтәчәкләр. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформаларны файдаланачаклар”, - диде ул.
Рафис Борһанов шулай ук, әти-әниләре эшкә йөрергә мәҗбүр булган балалар өчен, балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккегечә эшләүләрен дәвам итәчәкләрен белдерде. “Бүгенге көнне безнең шәһәрләрдә һәм авылларда халыкның яшәешен тәэмин итү өстендә иң алгы фронтта эшләүчеләр борчылмасыннар. Аларның балаларын дежур төркемнәргә кабул итәчәкләр”, - дип ассызыклады министр.
Элегрәк, Татарстаннның Фән һәм Мәгариф министры Республика мәктәпләренең дистанцион белем бирүгә әзер булуларын әйткән иде. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев