Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш киленнәре май канаты ясарга өйрәнә

Борнаш музеенда “Каз канаты каурый-каурый” исемле кичә узды.

(16 октябрь, “Апастово-информ”). 
 
Биредә балалар каурый сыдырырга өйрәнсәләр, авылның киленнәре өчен каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе узды. 
Борынгыдан килгән бу һөнәрне балалар белән дә эшләп карадылар. 
“Эш барышында халык җырлары да яңгырады. Милли гореф-гадәтләр яңарды. Файдалы кичә булды бу”, - ди музей директоры Искәндәр Минһаҗев. 
 
Музейда үткәннәрне мәңгеләштерүче, буыннан-буынга тапшыручы кичәләр еш уза. “Каз канаты каурый-каурый” кичәсе дә шуның бер үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев