Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш мәктәбе укучылары автобус шоферларына хат-мөрәҗәгать тапшырды

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе юл һәлакәтендә үлүчеләрне искә алу көне итеп билгеләп үтелә.

(21 ноябрь, “Апастово-информ”).


Шул уңайдан юл иминлеге проблемаларына укучыларның игътибарын җәлеп итү, җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләрен искә төшерү, башкалар тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан, Борнаш урта мәктәбендә төрле чаралар үтте.
Гөлфинә Сәлимуллина җитәкчелегендәге 4 класс укучылары мәктәп автобусын йөртүче абыйларга хат-мөрәҗәгать язып тапшырдылар, үзләренең ихлас теләкләрен юлладылар. Ә шофер абыйлар үз чиратларында, укучы балаларга аталарча саллы киңәшләрен бирделәр.
Яктырткыч элементларның әһәмиятен пропагандалау буенча “Фликер-ышанычлы дус!” акциясе кысаларында, Ландыш Вилданова һәм Гөлнара Хәмидуллина укучылар белән әңгәмә-дәресләр үткәрделәр, тулы итеп фликерларның төрләре, әһәмиятләре турында аңлаттылар, юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар, төрле киемнәргә, букчаларга беркетелгән яктылыкны кире чагылдыра торган элементларны демонстрацияләп күрсәттеләр.
21 ноябрь көнне барлык классларда Юл һаләкәтендә үлүчеләрне Бердәм искә алу көне үткәрелде. Бу хакта Борнаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәвес Бикмурзина хәбәр итте.
Юлларда фаҗигалар мөмкин кадәр азрак булсын өчен барыбыз да үзебездән өлеш кертик, тормышның кадерен белик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев