Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш мәктәбендә «Синең сайлау " оператив-профилактик чарасы узды

Оператив-профилактик чаралар кысаларында, "Синең сайлау" исеме астында, "РИТМ" хокук бозуларны профилактикалау отряды әгъзалары чыгыш ясады.

(21 апрель, “Апастово-информ“).


Аларның чыгышы балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтүгә һәм укучыларны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Бу хакта Борнаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәвес Бикмурзина хәбәр итте.

Чарада район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспекторы, полиция капитаны Рания Сибгатуллина һәм полиция инспекторы, лейтенант Ранис Гыйбадуллин катнашты.


Укучыларның мәктәптән тыш вакытларын файдалы уздыру, урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында чыгышлар яңгырады. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор җинаятьнең корбаны булмаска, кайда мөрәҗәгать итәргә һәм куркыныч булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында берничә киңәш бирде. Аерым игътибар алкогольле эчемлекләр, тәмәке һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны хакында сөйләшүгә бирелде. Шулай ук законга каршы гамәлләр кылган өчен административ һәм җинаять җәзасы турында да сөйләшенде.



“Тормышыгызны кара таплар белән буямагыз. Чын кешеләр булып үсегез, тәртипле булыгыз“, – диде Рания Сибгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев