Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш мәктәбендә тормыш мәгънәсе турында эчкерсез сөйләшү булды

19 -30 октябрь аралыгында илебездә “Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит” дигән гомумроссия акциясе үткәрелә.

(28 октябрь, “Апастово-информ“).


Акциянең төп максаты – наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга киң җәмәгатьчелекне, халыкны җәлеп итү, зарарлы максатларда куллану һәм таратуны кисәтү.

Әлеге акция кысаларында, Борнаш урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина һәм Борнаш авылы китапханәчесе Фирая Сәлимуллина катнашты. Алар укучылар өчен файдалы чыгышлар ясадылар, тормыш кадере, тормыш мәгънәсе, чын дуслык һ.б. турында җылы әңгәмә корылды. Әлеге чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәвес Бикмурзина оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев