Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш музеенда үткәннәрне барладылар

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Борнаш авылы музеенда очрашу үтте.

(21 май, “Апастово-информ”).


Биредә мәхәллә әгъзалары катнашында “Ислам дине – яшәү үрнәге” дип исемләнгән кичә оештырылды.
“Очрашуда авылдашыбыз, язучы Хәбир Ибраһим һәм төрек язучысы, тәрҗемәче Фатих әфәнде Котлы катнашты. Кичәнең беренче өлешендә авылның дини тарихына тукталдык, муллалык вазифаларын башкарган авылдашларыбызның һәрберсен берәм-берәм искә алдык. Кунагыбыз Фатих әфәнде саф татар телендә Пәйгамбәрләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар китерде, Коръән сурәләренә бәйләп Ислам диненең иң камил дин, яшәү үрнәге булып торганын исбатлады”, - ди музей җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев.

Кичәнең икенче өлешендә Хәбир Ибраһим үзенең соңгы вакытта иҗат иткән әсәрләре белән таныштырды. Авылны һәм туган ягыбызны сагыну белән сугарылган шигырьләрен очрашуда катнашучылар яратып тыңладылар. Фатих әфәндеде төрек халкының милли музыка уен кораллары дарбукада һәм флютта уйнап күрсәтте, төрек, татар җырларын башкарды.
“Кунагыбызның Коръәнне яттан белүе, 5 вакыт намазын калдырмавы, уен коралларында оста уйнавы һәм җырлавы, татар телендә камил сөйләшүе очрашуда катнашучыларда көчле ихтирам хисе уятты. Моңлы тавышы белән ңомга азанын әйтүе авылыбызга үзгә ямь өстәде”, - ди музей җитәкчесе.

Чара китапханә белән берлектә оештырылды. Мәчеткә йөрүче өлкәннәр канәгать булып таралды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев