Борнашлылар Кыш бабай белән кич утырган
Борнаш авылында үзенчәлекле кыш бәйрәме узган.
(22 январь, “Апастово-информ“).
Яшь күңелле, уңган-булган Фәргать һәм Миләүшә Гобәйдуллиннарның җәйге йортында авылның яшьләре дә, олылар да җыелып күңел ачкан. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә ямь өстәгән.
“Бәйрәмдә катнашкан һәркем мәтрүшкәле чәйләр эчте. Олы мичтә пешкән кайнар коймаклардан авыз итте. Төрле уеннар уйнадык. Рәхәтләнеп күңел ачтык“, – ди Миләүшә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев