Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнашның аксакалы Хакимҗан бабай Сөләйманов 90 яшьлеген каршылады

Борнаш авылының хөрмәтле кешесе, 28 ел дәвамында имам вазифаларын баршкарган Хакимҗан бабай Сөләйманов 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Хәкимҗанов бабай озак еллар комбайнчы, тракторчы булып эшләгән. Үрнәк гаилә башлыгы ул. Тормыш иптәше Бибиниса белән берлектә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Соңгы елларда Хәкимҗан бабай ялгызы көн күрә. Хәзерге вакытта, авыру сәбәпле, Апаста улы Рафаэль, килене Таһирә тәрбиясендә яши. 
Хәкимҗанов бабайга олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев аны котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев