Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бөтен Россиягә үрнәк бу”, - диде Михаил Мишустин Казандагы яңа инфекцион хастаханәне карагач

Россия Премьер-министры Казандагы яңа инфекцион хастаханәне тикшерде.

(9 июль, “Апастово-информ”). 


Коронавирус инфекциясе башланганнан соң, Премьер-министр Михаил Мишустин беренче тапкыр Татарстанга килде. Ул килүгә инфекцион хастаханәнең икенче корпусындагы төзелеш барышы белән танышты. Аның белән бергә республика клиник инфекцион хастаханәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин булдылар. 
Дүрт катлы хастаханәне август аенда ук ачуны планлаштыралар. Ул 232 урынга исәпләнгән. Кирәк булганда, бу санны ике тапкыр арттырып була. 
Бик куркыныч инфекцияләрне нәтиҗәле дәвалау өчен, палаталарга югары технологияле җиһазлар: компьютерлы томографлар, эндоскопик һәм УЗИ приборлары, башка төрле югары төгәллелекле аппаратуралар урнаштырыла. 
“Пандемия безнең эшләп бетермәгән якларыбызны күрсәтте. Технологияләр һәм эш процессларын камилләштерү кирәклегенә инандык. Шундый зур, мөһим объектларны 100 көн эчендә төзәргә өйрәндек”, - диде Мишустин. 
Россия Премьер-министры РКИБның яңа корпусын караганнан соң, Иннополиска юнәлде. Ул анда Дәүләт-шәхси теләктәшлек тармагында югары технологияләрне үстерү темасына бәхәсләрдә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев