Бу көннәрдә районның ЮХИДИ хезмәткәрләре төп игътибарны пассажир балаларга юнәлтәчәк
26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр районда «Бала – төп пассажир!» кисәтү акциясе уза.
(26 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларның пассажир балаларны автомобильдә ничек йөртүләрен тикшерә. Бу турыда районның ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
“Әлеге акциясе балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан оештырыла. Машина йөртүчеләрнең кечкенә пассажирларны автомобильдә ничек йөртүләре тикшереләчәк. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да игътибар үзәгендә булачак”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, республикада балалар белән бәйле юл фаҗигаләре кабатланып тора. Ел башыннан республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә өч пассажир сабыйның гомере өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев