Бүген “свидание”га бармый торыгыз!
21 октябрь сынамышлары нишләргә куша? Ышану мәҗбүри түгел, танышу - мотлак!
Бүген агачларга карата бик сак булыгыз. Ботакларын сындырмагыз, пычак белән кагылмагыз. Агачларны рәнҗеткәннәрне зур күңелсезлекләр көтә.
21 октябрьдә күңелсезләнергә һич ярамый. Шул ук вакытта романтик очрашуларга да барырга киңәш ителми. Бүген аз таныш булган кеше белән очрашмагыз, шулай иткәндә зур проблемаларны урап узарсыз. Аз таныш булган кешеләр белән ниндидер уртак эшләр дә башламый торыгыз. Ул эшләр барып чыкмас.
21 октябрь сынамышлары:
Болытлар түбән йөзсә, салкыннар киләчәк.
Йорт хайваннары тынычсызланса, көннәр бозылуга.
Ябалак кычкырса, тиздән көннәр суыта.
Урманда гөмбә күрсәгез, көз озакка сузылачак.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-10-21/b-gen-svidanie-ga-barmyy-torygyz-3976615
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев