Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бушлай дару кемнәргә тиеш

Ташламалары булган татарстанлыларның яртысыннан артыгы быел инде даруларын алдылар.

(2нче июнь, “Апастово-информ”).


Агымдагы елның январеннан башлап, йөрәк, кан тамырлары авыруларын кичерүчеләр бушлай даруга өмет итә алалар. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә республика Сәламәтлек Саклау Министрлыгының штаттан тыш белгече Люция Фәезханова сөйләде.
“Быелның январеннан башлап, аерым төркем авыруларга ташламалы дарулар бирү буенча өстәмә чаралар күрелә. Киңәйтелгән программа эшли хәзер”, - диде ул.


Агымдагы елның январь аеннан, баш мие кан әйләнешендә кискен бозылу алучылар, инфаркт, аортокоронар (шунтирование), коронар тамырларга ангиопластика һәм катетр үткәрүчеләр бушлай дарулар белән тәэмин ителәләр.


Хәзерге коронавирус эпидемиясе чорында, алдан саналган авыру кичерүчеләргә табибны өйгә чакырырга кирәк. Ул килеп, авыручы махсус реестрга керүне истә тотып, бушлай дару рецепты язып бирә.


“Даруларны алу буенча районнарда, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бернинди проблемалар юк.
Алдан әйтелгән реестрларга кертелгән пациентларның яртысыннан артыгы инде рецептлар алдылар. Кан әйләнеше кискен бозылу мизгеленнән алып, йөрәк-кан тамырлары белән авыручылар планлы һәм ашыгыч очраклар буенча алдан әйткән рецептларны ел дәвамында алачаклар”, - дип аңлатты Фәезханова.
Моннан тыш, белгеч билгеләп үткәнчә, әгәр дә кеше үзизоляциядә пропискада торган урыннан читтә калса, үзеңнең проблемаң турында дәвалаучы табибыңа хәбәр итәргә кирәк. Шул чагында информация башка медицина оешмасына юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев