Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Былтыр уналты иде, быел инде районда ике кешене алдау очрагы теркәлгән

Район эчке эшләр бүлеге штабы җитәкчесе Айрат Сафиуллин хәбәр итүенчә, узган елда телефон һәм Интернет аша районда 16 мошенниклык очрагы теркәлгән. Кешенең беркатлылыгы, тиз ышанучан булуы аркасында югалган акчалары йөзләгән мең сумнар белән исәпләнә.

(Ришат Җамалиев, “Апастово-информ“).


Район эчке эшләр бүлеге штабы җитәкчесе Айрат Сафиуллин хәбәр итүенчә, узган елда телефон һәм Интернет аша районда 16 мошенниклык очрагы теркәлгән. Кешенең беркатлылыгы, тиз ышанучан булуы аркасында югалган акчалары йөзләгән мең сумнар белән исәпләнә.

Алдануның уникесе социаль мошенниклык төренә керә. Гади телдә әйтсәк, бу кешенең ышанычын яулап, аның банк картасы, электрон банк-янчык исәбендәге акчасын урлау дигән сүз. Мошенниклар апаслыларны күбрәк “АВИТО“ һәм башка популяр сайтлар аша алдый. Гади генә мисалы-кемдер товарның арзанлыгына кызыгып, сатучы яки сатып алучының электрон исәбенә акча күчерә. Икенче берәүләр каушап яки куркып калып, мошенникларга электрон банк картасының ревизитларын, пин-кодын әйтә.

Шуннан соң акча да юк, товар да юк, “электрон карак“ исә телефонны алмый башлый, Интернеттан, телефон операторы базасыннан бетереп югала. Яки, сәбәп өсте сәбәп табып, алданучының тагын акчасын “суыра“. Былтыр бер апаслының өенә кереп “товар сатучы“ акча ваклаткан кыяфәт чыгарып, тегенең кулына ялган 5000 сумлык банкнота тоттырып та чыгып китә...

“Быелның 3 аенда районда мошенниклар тарафыннан алдану турында ике хәбәр керде. Һәрбер очрак буенча тикшерү эшләре бара. Аларны ачуы бик авыр. Алыш-бирешне Интернет, электрон карта аша алып баручылар бик уяу булсыннар, шикле очракларда туганнары һәм хокук сакчылары белән элемтәгә чыгып эш итсеннәр иде“,-дип кисәтә майор Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев