Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәйнең сыйфатлымы-юкмы икәнен ничек ачыкларга?

Цейлон чәе тартмасында кылычлы арыслан сурәтендәге нокталарны исәпләгез, алар 17 булырга тиеш.

Яфраклы чәй сайлаганда, аның кайсы илдә җитештерелгән булуына игътибар итәргә кирәк. Һиндстан, Шри-Ланка, Кытай, Грузия, Индонезия һәм Әзәрбайҗан чәйне җитештерә дә, экспортка да чыгара. Африканың кайбер илләре дә чәй җитештерү белән шөгыльләнә. Безнең Краснодар краенда да чәй җитештерелә. Ә менә АКШ, Голландия, Дания һәм Германия түбән сыйфатлы Азия чәйләрен сатып алып, матур тартмага тутырып, бәясен арттырып сата.

Чәйнең сыйфатын җитештергән ил белән генә билгеләп булмый. Аның этикеткасын өйрәнергә кирәк. Чын Кытай чәендә Made in China дигән язуны тапмассыз. Анда чәй яфрагы үстерелгән һәм эшкәртелгән провинция исеме языла. Һиндстан чәендә чәй тутырылган кәрҗин күтәреп барган кыз сурәтләнә. Бу – сыйфат билгесе. Шулай ук тартмага чәй яфрагы җыелган төбәк күрсәтелә.

Пакетлы чәйнең сыйфатын тикшерү өчен, аны салкын суга салыгыз. Суга төсе чыкмаса, сыйфаты яхшы. Караңгы төскә керсә, буягыч кушылган дигән сүз.

Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/tea-and-dried-flowers-on-marble-table_17183478.htm#fromView=search&page=1&position=2&uuid=21d430a8-1836-4d38-8edd-bc97259742f4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев