Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә?

Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк.

Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чәчәк атып бетергән ботакта калган корыган таҗларны кул белән алгалап барыгыз. Коры һәм шиңгән чәчәкләр ямьсез дә, гөлнең туклыклы матдәләрен дә суырып утыра.

Ирис чәчәк атып бетергәч, чәчәк ботагын бөтенләй кисеп ташлагыз. Юкса бөтен чәчәк куагы авырырга, черергә мөмкин. Киселгән ботаклардан компост ясарга була.

Чәчәк атып бетергәч, ириснең яфракларын кисәсе түгел, бары тик чәчәк аткан ботакларны гына – шуны истә тотыгыз. Яшел яфраклар исә клумбаны матур итеп тота, чәчәк тамырларына кояш энергиясен илтә. Ирис – күпьеллык чәчәк, аның тамырларына көч җыярга кирәк.

Коры һәм черек яфракларны өзеп торыгыз. Сезон азагында гына бөтен яфракларны кисеп ташларга кирәк була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cacak-atyp-betergan-irislarne-nislaterga-5853770

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев