Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкле тормыш сере: 19 ел элек улымны югалттым...

Яратып башкара торган шөгылең булу – үзе бер бәхет инде.

Аның белән вакыт та файдалы уза, яңа продукция дә ясыйсың, баштагы кирәкмәгән уйлардан да арынасың. Моның белән Мамадыш районы Югары Кыярлы авылыннан Флюра Хөснуллина да килешә. Ул ялтыравыклы җептән чәчәкләр бәйли. Әлеге эше белән күптәннән шөгыльләнсә дә, ныклап ике ел элек кенә керешкән. Аны беренче тапкыр күршесе Минзәлия апада күргән дә, матур чыгуын аңлап, үзе дә ясап карарга уйлаган. “Энә тота беләм бит, эшли алам мин моны”, – дигән дә, шунда ук өр-яңа чәчәкне әзерләп тә куйган.   

Хәзер аның берсен 20 минут эчендә бәйли. Чәчәкнең сабагы пластмассадан икән, кибетләрдә аерым сатыла, яфрагы да җептән эшләнә. Чәчәкләрен Флюра апа бөтен туганнарына өләшә, аеруча 8 март шикелле бәйрәмнәрдә барысына да тарата. Шулай да, аларны сатуга чыгарганы юк, бушка вакыт уздырганчы, теләсә нәрсә уйлаганчы үзе өчен эшли. 

  Җептән чәчәкләр тегүче Югары Кыярлы авылында гына да тагын бар икән. Аның белән аралашып, соңгы яңалыкларны барлап кына торалар. Берәрсендә яңа төрле эшләнгән әйбер күрсәләр, шуның турында аралашып, ничек эшләнәсен өйрәнәләр. Үзенең иҗат җимешен ниндидер рәсемнәрдән карап ясамый икән. Башка чәчәкләрне дә Флюра апа кайдадыр күзенә чалынса гына бәйли.   

Үзе ул авылның читендә яши, күршесендә берәү дә юк, аерым бер “хуторы” бар дисәң дә була. Өендә улы Айдар белән гомер кичерәләр. Хуҗалыгында тавыклар бар, әле куян да үрчетәләр.   – Әлеге шөгылегез сезгә нәрсә бирә соң? Акча да эшләмисез, чәчәкләрне сатмыйсыз да... – дип, сорадым, шүрләп кенә.

  – Дөресен генә әйткәндә, ул эш минем җан тынычлыгы өчен, чөнки башка әллә нинди уйлар керә. Икенче улым Айрат суда батып үлде, бер айдан шул хәлләргә инде 19 ел була, әмма ул әле дә күңелемнән чыкмый. Нәрсә белән булса да шөгыльләнмәсәм, гел шуның хакында гына уйлыйм. Алай яшәп булмый бит, шуңа күрә дә үземә аерым бер эш таптым. Шөкер, апа-сеңелләрем, туганнарым бик күп, чәчәкләр барысына да җитә, – дип, сөйләде Флюра Хөснуллина. 

  Менә бит ничек икән! Шулай инде, балаңны югалту дигән кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын. Киресенчә, һәрберебезне чәчәкле тормыш кына көтсен. Кирәк булса, Флюра апа булышыр.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36884

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев