Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирмешән авылында каз өмәсе гөрләде

Чираттагы Каз өмәсе Олы Бакырчы, Урта Балтай, Чирмешән, Тутай, Кызыл Тау, Коштавылы, Дәвеш җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре катнашында үтте.

Каз өмәсе Чирмешән авылының өлкән хуҗабикәсе Исламия апа Минһаҗева йортында башланып китте. Урамга уен-көлке, гармун моңы таралды. Хатын-кызлар матур итеп йолкынган, саф суларда юылган казларны көянтәләргә асып, юлларга каурый сибә-сибә авыл мәдәният йортына юнәлделәр.
Мәдәният йортында җырлы-биюле бәйрәм чарасы оештырылды. Бирегә килүчеләр каз боткасыннан, кайнар коймаклардан авыз иттеләр. Төрле кул эшләре күргәзмәләре белән танышып, сокландылар. Сәхнәдә милли йолаларыбызны, үткәннәребезне чагылдырган тамаша тәкъдим ителде. Кичә ахырында сәхнә түренә былтыр Олы Бакырчы авылында узган каз өмәсендә бер-берсе белән танышып, бу көннәрдә никах туйларын билгеләп үтәчәк Олы Бакырчы авылы егете Камил Җамалиев белән Чирмешән авылы кызы Регина Габдрахманова чакырылды. Яшь парларга изге теләкләр юлланды, пар мендәрләр бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев