Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирмешәндә – "КАБАКBAY" бәйрәме

Чирмешән мәдәният йортында китапханә белән берлектә "КАБАКBAY" бәйрәме булды. Бәйрәмгә балалар, эниләр һәм, гомумән, кабак яратучылар чакырылды.

Китапханә бүлмәсендә китапханәче һәм укучылар тарафыннан көзге күргәзмә, фотосессия зонасы оештырылды. Бу зонада теләгән һәркем фотога төште, яңа китаплар белән танышты. Бию залында кабактан әзерләнгән ризыклар күргәзмәсе һәм чәй табыны әзерләнде. Кунаклар төрле уеннар уйнадылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Яңача "Шалкан" әкияте, "Серле капчык" уены аеруча ошады, табышмакларны да бик теләп чиштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X