Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чишмә яңарту – изге гамәл

Ындырчы авылының горурлыгы булган чишмәне төзекләндерүдә катнашучыларга Экология министрының һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт Хатлары тапшырылды.

(25 ноябрь, “Апастово-информ”). 
“Әлеге чишмә элек-электән ата-бабаларыбыз эшләгән көчле чыганак булып тора. Авылыбызның һәрбер йорты шушы чыганактан туена. Чишмә соңгы вакытта тыгылып аңа зур зыян килгән иде. Инде менә иптәшләрем белән бергә җыелыштык та, чыганакны төзекләндерергә, чистартырга уйладык. Күмәк һәм күңел биреп эшләгәч чишмәбез чистарып китте, яңарды, төзекләнде. Җәен дә, кышын да, су бетми дә, кимеми дә монда, чөнки ул җир асты сулары белән тоташкан. Узып баручыларны, авыл халкын сихәтле суы белән туендырып, сөендереп тора, - дип сөйли чишмә чистартуда катнашучы авыл өлкәне Вил абый Хантимеров. 
Чишмәне төзекләндерүдә катнашучы Вил абый Хантимеровка, Разыйх абый Арслановка, Илсур абый Багитовка һәм Николай абый Ильинга Республика экология министрының һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев