Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүрибурашта яшәүче Тимергалиевлар гаиләсе Алтын туйларын каршылады

Чүрибураш авылында яшәүче, гаилә юлыннан 50 ел парлап атлаучы Нургали абый һәм Талия апа Тимергалиевлар гаиләсе бик күпләргә үрнәк.

(23 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“). 


Нургали абый белән Талия апа бер-берсен сайлап ялгышмаганнар. Алар тормыш ваклыкларыннан өстен була белеп, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген килен-кияүләрен дә үз ул-кызларыдай кабул итеп, тагын да зур гаилә булып яшиләр, оныкларын сөеп туймыйлар. 
 
“50 ел 50 көн генә түгел. Төрле чак булды. Авырын да, җиңелен дә бергә күтәрдек, тормышны бергә тарттык. Яшәгәндә сабырлык та, бер-береңә хөрмәт тә кирәк. Бүгенге матур тормышны икәү бер уйда булып булдырдык“, - диләр үзләре. 
 
Тимергалиевларның иң зур байлыклары – балалары. Алар бер дә читкә талпынмыйча, бар да туган төбәгебездә калганнар. 4 кызлары, 1 уллары һәм аларның гаиләләре өчен шатланып яши әти-әни. 
 
Алтын туйларын билгеләп үтәргә дә өй тутырып балалар җыелды. Бар да рәхмәт сүзләрен әйтеп, хөрмәтләрен, теләкләрен җиткерергә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев