Чүрибураш мәктәбе укучылары игелек кыла
Алар узган ял көннәрен изге эшләргә багышлаганнар.
(24 апрель, “Апастово-информ”).
Чүрибураш мәктәбе укучылары укуда да, спорт ярышларында да сынатмыйлар, игелекле гамәлләр дә кылалар. Укучылар узган ял көннәрен дә изге эшкә багышлаганнар. Алар Чүрибураш һәм Танай-Турай авылларында яшәүче ялгыз өлкәннәр янында булып, йорт тирәсен җыештырырга, чүп-чардан арындырырга булышканнар. Өлкәннәрдән ихлас рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр дә ишеткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев