Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дача амнистиясен озайту турында закон 1 июльдән үз көченә керә

Россия Президенты Владимир Путин дача амнистиясен озайту турындагы законның үз көченә керү вакытын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июльгә күчерә торган закон имзалады.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай итеп, узган елның декабрендә имзаланган һәм 2031 елның 1 мартына кадәр дача амнистиясен озайта торган закон 1 июльдән эшли башлый. Бу датага кадәр кадастр исәбенә куярга һәм торак яки бакча йортын техник план һәм кишәрлеккә хокукны (әгәр ул күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында булмаса) билгели торган документ нигезендә генә теркәргә мөмкинлек бирә торган режим озайтыла. 

Моннан тыш, 1998 елның 14 маена кадәр торак пункт чикләрендә урнашкан йортны милек хокукыннан башка даими яшәү өчен куллана торган гражданин 2031 елның 1 мартына кадәр аның торак йорты торган җир кишәрлеген милеккә бушлай бирүгә исәп тота ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-daca-amnistiyasen-ozaitu-zakonynyn-uz-kocena-kerune-tizlata-torganyn-imzalady-5856630

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X