Дамир Камалиев: “Әмир Камалиев музеена укучылар күп килде”
Җәйге лагерьларда ял итүче укучылар районыбыз музейлары белән таныштылар.
(1 нче июль, “Апастово-информ”).
Шыгай авылы мәдәният йортында Әмир Камалиев музее эшләп килә. Зур Күккүз, Борнаш, Дәвеш, Морзалар, Кызыл Тау, Иске Йомралы, Акхуҗа, Сатмыш мәктәп яны лагерьларында ял итүче укучылар музейда булып, файдалы мәгълүмат белән таныштылар.
“Июнь аенда һәр көнне укучылар каршы алдык. Алар игътибар белән тыңладылар, карадылар, сорауларын бирделәр. Абыемның рухы шат булгандыр. Шундый чараларны оештырганнары өчен укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм район җитәкчелегенә рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Дамир Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев