Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Данлы якташларыбыз

Борнаш авылында гомер итүче Хәмит Вәлиев бар гомерен намуслы хезмәткә багышлаган. Ул бүген дә авыл тормышы белән янып яши, дин тәрбиясе бирә

- Урта белем алгач та, 1960 елда Казан дәүләт ветеринария институтына укырга кердем. Мәктәптә бик тырышып укуым студент булгач та нык ярдәм итте. 1965 елда институтны тәмамлагач, курсыбыздан 3 кенә кешегә эш урынын үз ихтыярың буенча сайлап алырга рөхсәт иттеләр. Мин Казахстанны сайладым. Шуннан солдатка алдылар. Туган авылыма, әтием Һади, әнием Гадилә, туганарым янына, армиядән, 1967 елда кайттым, – дип яшьлек елларына сәяхәт итә Хәмит абый.

Аны колхозга зоотехник итеп эшкә алалар.

- Менә шуннан, туган авылымда башланды минем тормыш мәктәбем. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Разия белән 1974 елда туйлап өйләнеп, 1976 елда беренче сабыебыз Ринат, 1983 елда төпчегебез Илдар тугач, дөньябыз түгәрәкләнде. Ә үземне 1972 елның 13 февралендә халык бертавыштан колхоз председателе итеп сайлап куйды, – ди ул.

- Авыр булмадымы соң, Хәмит абый, - дим юбилярга.

- Баш-аягым белән эшкә чумарга туры килде инде, башкаларны да үз артыңнан ияртә, рухландыра, бәяли белү дә бик мөһим яхшы, уңышлы җитәкче буласың килсә. Авыл урамнарына мин бүген күкрәк киереп чыгам. Чөнки үземне беркайчан да башкалардан өстен куймадым. Тәккәберләнмәдем. Һаваланмадым. Менә хәзер шуның әҗерен күрәм. Мин инде мәчет карты, дин дә шулай ди бит, – дип җаваплады ул.

Тырышлык бушка китми, билгеле, булдыклы председатель Хәмит Вәлиев  “Почет билгесе” ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. ТАССРның атказанган зоотехнигы, Атказанган авыл хуҗалыгы хемәткәре дәрәҗәләренә лаек була. 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советы депутаты булып сайлана.

17 апрельдә 75 яшьлек олы юбилее уңаеннан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин район хакимияте исеменнән аңа тапшырган бүләкләрне зурлап кабул итеп алгач, тагын болай дип тә өстәде:

-Олыларга кадер-хөрмәт булган җирдә тәртип була, үсеш була, киләчәк була. Бергә эшләп җитлеккән шәкертләремнең эшемне лаеклы дәвам итүләрен күрәм дә, шатланам-гомер заяга узмаган. Барыгызга да озын гомерләр, саулык-сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык  телим. Үз җирегездә солтан булып яшәгез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев