Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дистанцион укулар башлана

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина хәбәр иткәнчә, дүшәмбедән башлап укучылар онлайн укый башлыйлар.

(4 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Балаларның язгы каникуллары тәмамланды. Алар киләсе атнадан укуларын дәвам итәчәкләр.
“Үзизоляция режимы дәвам итү сәбәпле, бүгенге көндә һәркем өйдә утырырга тиеш. Тик, шулай да, балаларның укуларына өзеклек булырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә алар өчен дистанцион укулар оештырыла. Балалар интернет челтәрләре аша төрле платформаларда белем алачаклар. Укытучыларыбыз яңа форматта эшләү өчен каникул дәвамында әзерләнделәр. Аларның максатлары - дәресләрне кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештыру. Ата-аналар да укытучы белән элемтәдә булып, балаларга уку өчен уңай шартлар тудырсыннар иде”, - дип сөйләде мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Бүген балаларның дистанцион укуларга әзерлеге тикшерелде. Бу максаттан, укучыларыбыз белем алу сайтларына бердәм рәвештә кереп, эшләп карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев