Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләки авылында яшәүче Ильяс һәм Роза Габбазовлар яңадан-яңа шөгыль табып яшиләр

Уңган куллы, тырыш хуҗалар чәчәкләр, күп төрле яшелчәләр үстереп, кош-кортлар асрап көн күрәләр.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).


Быел да алар бакчада табигать почмагы ясаганнар. Биредә чәчәкләрнең дә нинди генә төрләре юк, җирдә тәгәрәшеп яткан кавын-карбызларга да игътибар итми мөмкин түгел иде.
–Олыгайган көнебездә үзебезгә шөгыль булсын дип, бәрәңге бакчасыннан җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы ясадык, алмагачлар, кара җиләк, күк җиләк, виноградлар утырттык. Җир җиләге, каен җиләге, шифалы үләннәр дә үзебездә генә үсә. Кыярны өчәр тапкыр утыртабыз, берсе артыннан икенчесе өлгереп кенә тора. Матур кәбестәләр дә бакча бизәге, – ди Роза апа.
Бакчада Голландиядән кайткан лилияләр җәй буе хуш ис таратса, розалар да куак-куак чәчәк аткан. Бәрхет гөлләре кара көзгә кадәр ямь бирүләрен дәвам итә.
Хуҗалар һәр җәйге кичне бакчада уздырган. Чүпләрне утап, сулар сибеп, эшне тәмамлаганда бакча уртасындагы самавыр да кайнап чыга. Хезмәтне исә бергәләп башкаралар.
–Авылда торгач бакча булырга тиеш инде ул. Иртә белән чыгасың, күңелгә рәхәт, шул матурлыктан көч алабыз. Туганнарыбыз, күршеләребез бик әйбәтләр, аралашып яшибез, – ди Ильяс абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев