Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләкидә янгын?

Районның янгын сүндерү бүлегенә бер ир-ат шалтыратып, Дәүләкидә йорт януын хәбәр итә һәм тиз арада ярдәмгә чакыра. Янгын сүндерүчеләр санаулы минутларда хәбәр кергән авылга юл ала.

–Күпләр: “Ут-күздән Ходай сакласын“, “Кышка кергәндә йортсыз калсаң, нишләргә кирәк?“ кебек кызганулы сүзләр әйтеп, хуҗаларның хәленә керергә тырышты. Без дә үз чиратыбызда тизрәк барып ярдәм итү чарасына керештек. Ләкин, авылга килеп кергәч, таралган төтен дә, ут ялкыны да күренмәде. Йортны эзләп тапканда, салмыш кеше урамда чүп-чарлар яга иде. Ул янгын сүндерүчеләрне чакыруын үзенчә аңлатырга тырышты, электрчылар кирәк булуын, бәхетсезлек очракларында аларның да килүен төшендерде. Мәгънәсез чакыру өчен җаваплылык барын онытып җибәргән иде ул. Янгын сүндерү машинасы ялган чакыру белән йөргәндә, чыннан да ярдәм кирәк кеше зыян күрергә мөмкин бит. Утны йөгәнләгәндә санаулы минутлар да зур йогынты ясый. Шунысын да онытмаска кирәк: әгәр кеше үзен, зур көч куеп җыйган мөлкәтен үзе сакламаса, саклык кагыйдәләрен үтәмәсә, аны инде беркем дә, бер нәрсә дә саклап бетерә алмаячак, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев