Дәүләкигә солдат кайтты
Дәүләки егете Илшат Ибәтуллин бер ел элек армия сафларына киткән иде. Егет хәрби буручын үтәп, яңа гына әти-әнисе, якыннары янына кайтты. Ул Оренбург өлкәсендә хезмәт иткән.
Илшат армиягә кадәр автотранспорт техникумын тәмамлаган. Җәй көне әтисе Фәнис белән урып-җыю эшләрендә катнашкан. Армиядә дә “КамАЗ“ машинасында хезмәт иткән. Хәрби әзерлекле егет һәрчак алдынгылар сафында булган. Илшатның әти-әнисе һәм үз исеменә язылган Рәхмәт хатлары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев