Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрес йокы һәм физик күнегүләр: үзизоляция чорында ничек акылдан язмаска икәнлеге турында психиатр сөйли

Өйдә чагында кеше көн режимын төгәл үтәргә тиеш.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Диана Авакян).


Үзизоляция чорында кешеләр көн режимын төгәл үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиешләр. Бу турыда Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьмин белән булган әңгәмәсендә сөйләде.
“Әгәр дә кеше, гаиләсе белән үзизоляциядә булса, гаилә белән бергәләп вакыт үткәрү сәгатьләре көн режимында булырга тиеш. Бу гаиләнең бөтен әһелләре өчен дә кызыклы булсын. Мисал өчен, төрле уеннар һәм бергәләп ребуслар чишү”, - диде ул.
Ябык тирәлектә Менделевич билгеләп үткәнчә, кешенең психик халәте аеруча зур зыян күрә. Бу очракта, ул позитив психотерапия тәкъдим итте. Ягъни, моның өчен һәр тискәре әйбердә ниндидер уңай нәрсә, күңел үстерерлек юнәлеш табу сорала. Мисал өчен, бүгенге бу хәл - санлы технологияләр үсешенә зур этәргеч булып тора.
Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн- конференцияләр оештыралар, сорауларга җаваплар бирәләр, кешеләргә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаталар.
“Аларда төрле яңа мәгълүматлар ишетергә мөмкин һәм сораулар да биреп була. Бернинди проблема юк, ышаныч һәм психологик хезмәт телефоннары эшләп тора”, - дип өстәде медицина фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев