Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш авылында яшәүче Назирә апа Гыймадиева 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Назирә апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов хөрмәтле акъәбигә изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк ирештерде. 
Назирә апа гомере буе колхозда хезмәт куя. Әнисенең күзләре күрмәгәч, яшьтән үк йортта да бөтен хезмәтне башкара. Урак уруда, йөк ташуда катнаша. 
– Каратун станциясеннән чәчүлекне иң элек иңебезгә, аннан соң арбага салып ташыдык. Әле эштән арып кайтканнан соң, әти белән төне буе бәрәңге бакчасы казый идек. Куллар шешеп, суелып бетә иде. Ул сызланулар әле дә онытылмый, – ди ул. Назирә апа Газимҗан исемле егет белән тормыш корып, 50 елдан артык парлы гомер кичерәләр. Ике балага тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә Газимҗан абый вафат. Назирә апа улы Фирдүс һәм килене Миләүшә тәрбиясендә, онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев