Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш һәм Морзалар авыл мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды

Шахмат зоналары ачу тантаналары бәйрәмчә узды.

( 15 апрель, “Апастово-информ”). 


“Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары ачыла. Бу уңайдан Кильдураз, Чүрибураш мәктәпләрендә шахмат уйнау мөмкинлекләре булдырылган иде. Бүген мондый зоналар Дәвеш һәм Морзалар мәктәпләрендә ачылды. Моңа дәүләт депутатлары Илшат Гафуров, Фәнил Баһаветдинов һәм Дәвеш авылы иганәчесе Илнур Хәсәнов ярдәм күрсәтте. 
“Районыбыз балаларына тәнәфесләрдә шахмат уйнар өчен яңа мөмкинлекләр булуына бик сөендек. Шахмат уены - хәтерне ныгыта, зиһенне арттыра, авыр мәсьәләләрне чишәргә һәм аларны чишүдә яңа төрле юнәлешләр уйлап табарга ярдәм итәчәк”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
Балаларның шатлыгын Дәвеш мәктәбендә белем алган һәм балалар укыткан Наилә апа Галиуллина да уртаклашты. 
“Кечкенәдән шахмат уйнап үстем, укытучы булып эшләгәндә дә уенны үз иттем, хәзер дә районкүләм турнирларда катнашып, җиңүләр яулыйм. Бүген балалар өчен зур вакыйга. Безнең заманда мондый шартлар, мондый мөмкинлекләр юк иде. Шахмат уены фикерләү сәләтен арттыра, көндәшеңнең һәр адымын алдан күрергә, сиземләргә өйрәтә. Тормышта да бит нәкъ шахмат уенындагы кебек, төрле кыен ситуацияләргә юлыкмасын өчен, эшеңне алдан уйлап эшләргә кирәк”, - ди Наилә апа. 
Тантаналы чара укучыларның җыр-биюле чыгышлары белән үрелеп барды. Кызыл тасманы кисеп шахмат зонасына үткәч, балалар өчен турнир оештырылды. Балалар шахмат уйнау буенча сәләтләрен сынап карады. Турнирда катнашучы һәр бала Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев