Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвештә Сабантуй гөрләде

Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

(11 нче июнь, “Апастово-информ”).


Сабантуйны иң беренче булып Дәвеш җирлеге башлап җибәрде.
Мәйданда сәүдә рәтләре, балалар өчен уен мәйданчыклары, чәй эчү өстәлләре урын алды. Чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгерү, уенчыклар кисү һәм башка бик күп төрле уеннарда балалар гына түгел, олылар да бик теләп катнашты.
Район башлыгы Сабантуйга килгән халыкны бәйрәм белән котлады һәм бүләген тапшырды.  
– Хөрмәтле райондашлар! Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш, эшегездә уңышлар телим. Вакытында яңгырлар явып, мул уңыш та алырга язсын, - диде ул һәм авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәиновка Сертификат тапшырды. Шулай ук әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм кулы сузган иганәчеләр Рәхмәт хатларына ия булдылар.
“Горбунов” бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов, КФХ “Әхмәдиев” җитәкчеләре Азат һәм Наилә Әхмәдиевлар алдынгы хезмәткәрләгә бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук авылның иң өлкән һәм иң яшь кешесе дә бүләксез калмады.
Сабантуйга читтә яшәүче авылдашлары да бик теләп кайттылар.
 – Сабантуйны көтеп алабыз. Икебез дә шушы авылныкы булгангадыр инде, туган авылда узганы бигрәк тә күңелле. Туганнар, дуслар белән күрешәбез, хәлләребезне белешәбез, классташлар белән очрашабыз. Оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт! – диләр Апастан килгән Илдус абый белән Фирдәвес ханым Мулюковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев