Дәвештә янгын
23 июньдә 05.09 сәгатьтә Дәвеш авылы җирлегендәге Чирү авылында торак йорт януы турында хәбәр кабул ителде.
Санаулы минутларда авылга Апас янгын часте һәм Урта Балтай өстәмә янгын депо-постыннан 2 янгын сүндерү машинасы килеп җитте һәм ялкын йөгәнләнде. Янгынның йортның эчке электр электр хуҗалыгы, үткәргечләрнең төзексезлеге аркасында килеп чыгу фаразы тикшерелә. Янгында зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев